КИРӘК:
3 л~лы банкага⬇️
🟢Түгәрәк кара борыч ~ 15 штук
🟢Кәнафер ~ 9 штук
🟢Хуш исле борыч ~ 6 бөртек
🟢Лавр яфрагы ~ 3 штук
🟢Сарымсак ~ 2 теш
🟢Укроп зонтигы ~ 1 штук🟢70%лы уксус кислотасы ~ 1,5 чәй калагы
МАРИНАД:
1,5 литр суга⬇️
🟢Тоз ~ 75 г
🟢Шикәр комы ~ 75 г
ӘЗЕРЛИБЕЗ:
☑️Стерильләштерелгән банкаларга кыярлар, сарымсак, берничә помидор, укроп зонты салып, тутырабыз. Өстенә чыжлап торган кайнар су салабыз. 20 минут тотабыз.
☑️Маринад әзерлибез: суга тоз һәм шикәр комы салып кайнатып чыгарабыз.
☑️Банканың суын түгеп, барлык тәмләткечләрне салабыз, кайнар маринадны агызабыз да иң соңыннан уксус кислотасы салып, банкаларны ябып куябыз.
☑️Әйләндереп, юрган астына тыгабыз һәм суынганчы тотабыз.
Саклап куегыз📌
Рецептны ошатучылардан 💜💜💜
Рәфисә киңәш итә блогыннан
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев