Фотолар карап утырам,
Уйларым үткәннәрдә...
Булган икән,дип,безнең дә
Бик бәхетле көннәр дә.
Октябрят, пионер чагым
Исемә төшеп куйды.
Безнең заманда фотога
Төшү дә бик юк иде .
...Менә улым октябрят,
Түшендә йолдыз- значок.
Уртасында Ленин бабай,
Укырга өнди кебек.
Мәктәп балалары белән
Төшкән фото-" Без бердәм"
Бар балада кызыл галстук,
Уртада- кызыл әләм.
...Оныкларның бергә төшкән
Фотосы кулларымда
Шатланып уйнаганыгыз
Килде күз алларыма ...
Аклы- каралы фотолар
Кузгаттылар күңелне.
Сагынганмын әниемне,
Иртә киткән әтине...
Әти- әни күптән бергә,
Инде мин әби булдым.
Әл дә истәлекләр калган,
Диеп, шатланып куйдым.
Дөньяның фани икәнен
Аңлаган да кебек без.
Бездән дә калачак дөнья,
Соңгысы да түгел без ...
Надежда Гумерова.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 4