Фидан абый вафат, бу хәбәрне
Ишеттем дә, елый күңелем.
Белсәм дә бит, фаный дөньяларның
Беркем өчен мәңге түгелен.
Тик шунсы бар, безнең йөрәкләрдә
Фидан абый мәңге калачак.
Һәтта килер буын артистлары
Аңардан бит үрнәк алачак.
"Галиябану, сылуым, иркәм", диеп
Хәлил булып, моңлы җырлавын,
Онытырга һич тә мөмкин түгел
"Галия"дәге Заһир җырларын.
"Тиле яшьлек" Зөлкәрнәе хаман
Кызык булып яши хәтердә.
"Рәйсә,Фәйзи" спектакльен мин
Бик яратып карыйм хәзер дә.
"Башмагым"да Галимҗаны инде
Ошагандыр, димен күпләргә.
Мәрәһим һәм Салават рольләре
Мендергәндер аны күкләргә.
"Зәңгәр шәл"не, "Кыз урлау"ны һаман
Фидан абый өчен карыйбыз.
Ул катнашкан барлык пьесаларны
Иң шәпләре диеп саныйбыз.
Сәхнә күрке иде Фидан абый
Гомер буе эшсез ятмады.
Җырлары да матур - "Дусларыма",
"Озак торды атым, чапмады".
"Соң очрадың", "Хаман яратам"ы,
"Кыр казлары", "Поезд чаба"сы,
"Юкка түгел, юкка түгелдер"е,
"Бик сагындым", "Килә ява"сы.
"Уфа юкәләре", "Сандугач"ы
"Үз ягыма кайтсам", "Гафу ит",
"Адаштым"ы, "Картаясы килми"-
Бар җыры да матур, моңлы бит.
Алар мәңге халык күңеленә
Сүнмәс көч, дәрт, илһам бирерләр.
Кабатланмас матур җырлар булып
Тарих битләренә керерләр.
Хушлашулар авыр, тик нишлисең,
Әҗәлләргә юк шул бер чара.
Мондый югалтулар, йөрәкләргә
Сала инде утлы бер яра.
Онытмабыз сине, Фидан абый!
Урының булсын оҗмах түрендә!
Халык мәхәббәте якты булып
Нурлар сипсен синең гүреңдә!
Рәмзия Шәрәфетдинова (Зиннәт)
27.04.2025
Комментарии 231
Фидан абыйнен урынныры ожмахта булсын. Амин
Новоуртаево,
Дюртюлинском районе...