Авыл матур- калай капкалар
Тик нигәдер бүген искә төште
Бала- чактагы агач коймалар.
Авыл гадилеген сагынып куйдым
Заман җиле, гафу ит мине
Матур да соң... Тимер капкалар
Йөрәгемә никтер ят инде...
Ник шулайдыр... Үз итмидер
Күңел гадилеккә тартыла
Авыл мичен, чүлмәк бәрәңгесен
Читән коймаларны сагына....
(Рүзилә Гатауллина)
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 2
Дөрес, ул коймаларда безнең әткәй, инәкәйләребезнең кул эзләре бар иде, аларның күз карашлары төшкән бит анда.Шуңа кадерлеләр иде алар!
Хәзер алардан йорт урыны гына калды диярлек. Ул коймалар күптән юк