Радий Хәбиров генерал-майор Владимир Трофимовка «Хезмәт батырлыгы өчен» медален тапшырды. Башкортстанның элекке хәрби комиссары Владимир Трофимов бүген Үзәк хәрби округның бердәм стратегик идарәсе төркемендә инспектор сыйфатында хезмәт итә.
Ике район хакимиятенә яңа җитәкчелек тәгаенләнде. Радий Хәбиров Әбҗәлил районы хакимияте башлыгы Айрат Әминевка һәм Куергазы районы хакимияте башлыгы Лира Терегуловага яңа вазыйфаларында уңышлы эш теләде. Лира Терегулова – Башкортстанда муниципалитет җитәкләүче җиденче хатын-кыз.
«Армия мәдәнияте көннәре» чикләрендә үткән концерт һәм күргәзмәләрне 140 мең кеше барып күргән. Уфада һәм республика районнарында барлыгы 1700 чара оештырылган.
Радий Хәбиров махсус хәрби операция зонасына алтынчы сәфәренә йомгак ясады. Яугирләр белән даими бәйләнештә булганнары һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен район башлыкларына рәхмәт белдерде.
Кашкадан паркында узган «Сөт иле» фестивале 85 мең кешене кабул иткән, 65 тонна сөт ризыгы сатылган. Гадәттә, фестивальдән соң республикада сөт продукциясен сату күрсәткече ике ай арта.
Башкортстан мәктәпләрендә капиталь ремонт үткәрелгән, 1 сентябргә кадәр куелган план үтәлгән. Киләсе елда шул ук максатта Русия бюджетыннан 3 миллиард сум бүленәчәк. Мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы 2030 елга кадәр дәвам итә.
Башкортстанда быел көнбагышның рекордлы уңышы көтелә. Әлеге вакытта майлы культураларның 37 мең тоннасы суктырылган.
«Башкорт аты» фестиваленә 12 төбәктән һәм 17 дәүләттән кунаклар килүе көтелә. Фестивальнең ярыш өлешендә 25 районнан 405 ат ярышачак.
Республикада су коену сезоны тәмам. Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хәбәр итүенчә, Башкортстан елга-күлләрендә быел 43 кеше баткан. Узган елдагы белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 14 процентка ким.
Узган елның беренче яртысы күрсәткечләре белән чагыштырганда, Башкортстан шифаханәләрендә 6 процентка күбрәк кеше ял иткән. Республика шифаханәләренең 95 процентка тулуы ихтыяҗның зур булуы хакында сөйли.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев