Шакировлардан яңа анекдот)
    1 комментарий
    3 класса
    Әти-әниләрнең яшьләр тормышына кысылуы, мәхәббәтләренә аяк чалулары турында гел язып торалар. Миндә дә булды андый хәл. Күп еллар үтсә дә, искә алып язарга булдым әле. Күпме сулар акса да, онытылмый, күңелемдә истәлек булып саклана ул. Җәүдәт белән институтта укыганда таныштык. Ул өч курска югары укыды. Яшь кызлар өлкәнрәк егетләргә күз ата бит инде ул. Җәүдәт тә миңа күз салды, артымнан калмады. Безнең мәхәббәт тарихы бик матур башланып китте. Курсташ кызлар хәтта көнләшә иде. Укуны тәмамлагач, Җәүдәтне Себергә эшкә билгеләделәр. Ул кичне әле дә хәтерлим. Җәүдәт сөйли, мин елыйм. Аны еракка җибәрергә теләмәдем. Ләкин акылым белән аңлыйм – аңа анда барырга, карьера ясарга, үсәргә кирәк. Шулай итеп, Җәүдәтне Себергә озаттым. Ике арада хатлар йөри башлады. Ул хатлар әле дә саклана, сирәк кенә булса да алып укыйм... Ә бервакыт Җәүдәт: “Кадерлем, синнән башка яши алмыйм, сагындым. Яратсаң, кил. Көтәм”, – дип язды. Мин, чынлап та, сөйгәнем янына Себергә барырга җыендым. Тик... әти белән әни каршы төште. “Укуыңны ташлап кая барасың? Ярата икән, үзе кайтсын. Иң элек бездән рөхсәт алырга тиеш ул”, – диде әни. Бу сүзләрне Җәүдәткә җиткердем. Тик ул берничек тә эшеннән китә алмавын әйтте. Аралар шулай суынды, хат алышу да тукталды... Шуннан бирле Җәүдәтне күргәнем булмады. Мин кияүгә чыгып ике бала таптым. Ирем хәерче дә, бай да түгел, гаиләбез урта хәлле. Бер еллап элек социаль челтәрдә Җәүдәтнең аккаунтына тап булдым. Һаман Себердә яши икән. Шунда өйләнеп төпләнеп калган, бер кыз үстерәләр. Фотоларына караганда, бик бәхетле ул, җитеш тормышта яшиләр. Әгәр яшь чагымда әти-әни рөхсәт итеп, Себергә киткән булсам, хәзерге тормышым ничек булыр иде икән?
    2 комментария
    13 классов
    2 комментария
    10 классов
    Кара тмин мае үлемнән кала барлык авырулардан да ярдәм итә Кара тмин бик күп авырулар вакытында файдаланыла. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.)нең дә: «Кара тминда үлемнән башка барлык авыруларга да дәва бар», – дигән хәдисе билгеле. Күпләр кара тминның маен куллана. Әмма кайберләре аны дөрес вакытта һәм дөрес итеп эчә белми. Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/kara-tmin-mae-lemnn-kala-barlyk-avyrulard
    1 комментарий
    15 классов
    Чын мәхәббәт барлыгын күпләр аңламый инде ул. Мин яраткан кешем белән ул өч бала атасы булганда таныштым. Минен да гаиләм, бер балам бар иде. Кунакта очрашып таныштык. Шул вакыттан бер-беребездән күзләрне ала алмадык. Ул вакытта кесә телефоннары юк иде. Эш телефоннары аша сөйләшеп, бәхеттән очып йөрер идек. Ике ел очраштык. Әмма алай кыен иде. Бер кичтә икебез дә берәр чемодан кием белән өйдән чыгып киттек. Миңа иң кыены баламны калдыру булды. Ярый, үскәч, үзе яраткач, аңлар, дидем. Аңламады. Шунысы гына үкенеч. Зур шәһәргә барып урнаштык. 20 елдан артык икәү генә яшибез. Ике якның туганнары да безне аңламады. Хәзер зур дәваханә кирәк булса, килеп бездә яталар. Туган җиребезгә генә кайтканыбыз юк. Чөнки беренче иремнең әнисе мине бик каргады. Тик каргышы үзенең башына төшкәндер, улы яшьли вафат булды. Шулай да мин аның әнисенә рәхмәтлемен, баламны үстерде. Шулай, әгәр чын күңелдән яратсаң - берни эшләп булмый...
    16 комментариев
    8 классов
    — Ярату, ярату, дисең син. Беләсеңме, баламны бик яратам, ә менә иремне... — Син әллә аңа яратмыйча гына кияүгә чыктыңмы? — Нишләп, яраттым мин аны. — Алдама, күзеңнән күренеп тора. Яратмыйча нәрсә дип шундый адымга бардың инде? — Ул – әйбәт кеше, бик әйбәт тормыш итәбез. Менә озакламый өй сала башларга уйлыйбыз, балабыз да Аллага шөкер. Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/hik%D3%99ya/iaratyp-ioruem-cyn-bulmagan-ikan
    0 комментариев
    9 классов
    Күпләр, балалар йортыннан алган кыз-уллары белән 18 яше тулгач, саубуллаша. Ә Әлфинур апа Артурын беркайчан ташламый, ятимнәрне тораклы итү программасына басып, артыннан йөри-йөри, Казаннан фатир алуга ирешәләр. Эш белән Казанга еш йөргән Артурга бик уңай була ул. - Артурыбыз Аллаһы Тәгаләнең бер бүләге ул. Бик тәүфиклы. Аның белән матур яшәвебезне ул  вакыттагы Татарстан Республикасының балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина да күреп китте. Ул «Сез тумыштан әни! Әйдәгез, тагын бер-ике бала тәрбиягә алыгыз әле», дигәч, каршы килмәдем. Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/iazmys/sez-tumystan-ani-aidagez-tagyn-ber-ike-bala-tarbi
    3 комментария
    23 класса
    Шәп егетләр - Фазлыевлар😍 Ә сездә уллармы, кызлармы яисә икеседәме?)
    4 комментария
    33 класса
    Мәтрүшкәне татар халкы яраткан кебек башка берәр халык ярата микән тагын? Җырга да кушабыз без аны, чәйгә дә... Ә, итальяннар ярата икән әле мәтрүшкәне. Аларның орегано дигән популяр аштәмләткечләре шушы зәңгәр мәтрүшкә бит, белә идегезме әле бу хакта? Рецептта, «орегано» дигән аштәмләткеч кирәк, дигән сүз чыкса, кибеткә чыгып чапмассыз менә моннан соң. Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/kinas-sandygy/xalyk-imcelare-matruskane-sulga-iorerga-iaratkan-irlarga-ecergannar-sababe
    1 комментарий
    8 классов
    «Әти, ба­ры­сы өчен дә тү­ләр­гә ки­рәк шул»: асылынып үлгән ир язмышы... Ма­рат бе­лән Фәй­мә авыл­даш­лар. Бер мәк­тәп­тә укы­ды­лар. Ба­ла­чак­тан бер­гә бул­ды­лар, Фәй­мә сигезенче сый­ныф­та укы­ган­да алар­ның дус­лы­гы мә­хәб­бәт­кә әй­лән­де. Мәк­тәп­не тә­мам­ла­гач Ма­рат ар­ми­я­гә кит­те, сөй­гән кы­зы аны: «Кай­ту­ың­ны кө­тәм!» – дип оза­тып кал­ды. Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/ti-barysy-chen-d-tlrg-kirk-shul-asylynyp-lgn-ir-yazmyshy
    5 комментариев
    24 класса
Фильтр
  • Класс
  • Класс
Показать ещё