Кечкенә Динә Шәмсетдинова😍
    12 комментариев
    49 классов
    50 яшьтән узгач та ир-ат хыянәт итәргә сәләтле икән әле. Ике бала тәрбияләп үстердек, дүрт оныгыбыз бар, ләкин дәү әтиләренә хәзер барыбер. Бар тапканы, булдырганы яңа гаиләсе өчен. Иремнең хыянәт итә башлаганын башта сизмәдем, кем уйлаган инде аны пенсия яшенә җитеп килгәндә кемгәдер күзе төшәр диеп. Ә ул читтә бер хатын-кыз белән чуала башлаган икән. Ялгыз хатын иремнең башын тиз әйләндергән. Белмим ничек үзенә җәлеп иткәндер, чибәрлеге дисәң чибәрлеге, байлыгы дисәң байлыгы юк. Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/mangelekka-kucsa-ber-xaer-ul-mine-soiarkaga-alystyrdy?ysclid=mfcds8yxh4141787851
    1 комментарий
    4 класса
    Татар эстрадасы җырчылары телефоннан сөйләшү яклымы яисә смс-хәбәрләр аша аралашырга яратамы? Кем белән көн саен телефоннан сөйләшәләр, бу эшкә күпме вакытлары китә? Барлык җаваплар да әлеге язмада! Илүсә Хуҗина телефоннан сөйләшергә яратмый булып чыкты. “Күзгә-күз аралашуны күбрәк якын итәм”, – дип сүзен башлады җырчы. “Мин смс-хәбәрләр белән аралашу яклы, ят телефон номерларын гомумән алмыйм. Көн саен әнием белән телефоннан аралашам, хәл-әхвәлләрен сорашам. Йорттагы барлык яңалыкларны сөйли. Ул сөйләшүләр озак бармый, чөнки күрешеп сөйләшүгә ни тора! Иптәш кызым белән дә еш аралашып торам!” – дип барысын да бәйнә-бәйнә сөйләде Илүсә. “Телефоннан да сөйләшергә яратам, смс-хәбәрләр аша да аралашам”, – ди Илназ Баһ. “Руль артында бераз авыррак, шуңа тавышлы хәбәрләр дә җибәргәлим. Хәзер телефонсыз тормышны күз алдына да китереп булмый. Ерактагылар белән аралашу өчен бигрәк тә уңайлы. Элек телефоннардан озаграк сөйләшә идек, хәзер сүзне кыска тотабыз”, – дип чагыштырулар белән җавап кайтарды җырчы. “Смс-хәбәр язганчы, телефоннан рәхәтләнеп сөйләшәбез. Берәр сәгать сөйләшкән вакытлар да була”, – дип тезеп китте Ризат Рамазанов. “Айдар абый Тимербаев, Илдар абый Ногманов, Уфадагы дуслар, әти-әниләр белән көн дә сөйләшергә тырышабыз. “Телефоным югалса, нишләрмен” дип паникага бирелгән вакытлар да була. Мин вакытында ук кешегә җавап кайтарырга тырышам, Зинира исә киресенчә, телефонны кулына кич белән генә ала”, – ди гаилә башлыгы. Фәридә һәм Алсу дуэтына да әлеге сорауларны бирдек. “Мин телефоннан аралашырга яратам, чөнки сөйләшкәндә бүтән энергетика, кеше белән якыннан очрашкан кебек. 30 минут әни белән сөйләшкән бар, аның белән вакыт онытыла. Алсу белән сөйләшә башласак, туктатып булмый. Коллегалар әле дә гаҗәпләнәләр, “30 ел бергә эшләп каян сүзләр табасыз”, диләр”, – дип көлә Фәридә. Алсуның җавабы исә мондыерак: “Якын кешеләрем, туганнарым белән мин гел телефоннан сөйләшергә тырышам! Аларның тавышларын ишеткәч, күңелемә рәхәт булып китә. Мәсәлән, мин көн саен Әнием һәм ирем белән телефоннан аралашам. Вакытым булганда әни белән икешәр сәгатъ сөйләшәбез”, – дип елмая җырчы. Шәрипҗановларның гаилә башлыгы безнең темабызга карата нинди фикердә икән? “Берәр нинди мөһим сорау булса, шалтыратырга яратам, чөнки язганны вакытында укымаска да мөмкиннәр. Берәр эшкә тотынсам, гомумән, телефонны еракка алып куям. Кесәдә йөртсәм, гел юкка-барга бүленеп, эш эшләнмичә кала. Шуңа эш беткәннән соң телефонны ачып карыйм. Иң озак сөйләшкән кеше – әнием” дип сөйли Илсур Шәрипҗанов. Аиша исә телефоннан шалтыратып сөйләшүне бик үк яратып бетерми икән. Ул текст яисә аудио хәбәрләр җибәрү һәм кабул итү яклы. “Иң күбе – телефоннан берәр сәгатьтән артык сөйләшкәнем бардыр, мөгаен. Анысы да сөйгән яр белән аралашу булгандыр. Телефон аша көн саен әнием белән рәхәтләнеп сөйләшер идем. Әмма ул авырый, һәм, гомумән, сөйләшә алмый, шуңа күрә телефоннан аралаша алмыйбыз” – дип ихлас җавап бирде җырчы. “Болай гына телефоннан сөйләшик әле, дип утырган вакытлар юк. Күбесенчә эш буенча”,– дип ирләрчә җавап кайтарды Рафил Җәләлиев. “Эльмира күбрәк смс языша, телефоннан аралашуны артык өнәп бетерми, минем очракта – икесе дә кулай вариант. Көн саен әти-әниләр белән сөйләшеп торабыз. Шулай ук хатыным белән дә күп вакыт смс-хәбәрләр аша аралашабыз. Месенджерларда аудиохатлар языдырып булгач, бигрәк уңайлы”, – дип йомгаклый сүзен җырчы. Илүзә Касыймова
    1 комментарий
    5 классов
    Рогалик өчен эремчекле камыр рецепты Камыр ясау өчен: 2 йомырка, 150 гр шикәр комы, 100 гр ак май, 250 гр эремчек, 1 чәй кашыгы камыр кабарткыч (разрыхитель-рус.), 300 гр он кирәк була. Шуларның барысын бергә кушып, камыр басабыз. Әзер камырны пакет эченә салып, 20 минут "ял иттерәбез". Аннан җәеп, рогаликлар ясыйбыз. Эченә шоколад, йөзем яисә чикләвек сибәргә мөмкин. Рогаликлар 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 20-30 мин пешә.
    1 комментарий
    5 классов
    Аның киң, иркен бакчасы тәҗрибә участогын хәтерләтә. Алма, груша, слива, абрикос, персик агачлары тезелгән, теплицаларда виноградлар өлгергән. Ә аларның тәмлелекләре! Мондый баллы виноград, сусыл персик ашаганыбыз юк, мөгаен! – Персикларны мин ун еллар элек үстерә башладым. Әни мәрхүмә, жәлләп, нужа чикмә, дип әйтә иде. Бездә җимеш агачлары үсмәде. Аларны карарга, тәрбияләргә кирәк бит. Ә әти-әни кырдан, эштән кайтып керми иде. Без бала-чага алмага да риза идек. Анысы да үсми иде әле. Ә бакчаларында алма үстерүчеләргә кызыга идем. Үзем дә иң башта алмагачлар утырттым. Биш алмагачның кыштан берсе генә исән чыкты, калганнары өшеде. Булмый икән димәдем, киресенчә үҗәтләнеп тотындым, – дип искә ала Илдус. Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/avyil/cuprale-micuriny-kon-itmi-mina
    3 комментария
    27 классов
    Динә Латыйповадан карлыган желе-кайнатмасы рецепты! Бакчаларда карлыган да өлгерде инде. “Кара карлыганнан нәрсә ясарга?” дип баш ватучылар өчен Татарстанның атказанган артисты Динә Латыйпова менә дигән желе-кайнатма рецепты белән уртаклашты. “2000нче еллар рецепты бу, мин һаман да кулланам. 22 стакан карлыган, 30 стакан шикәр комы, 7 стакан су кирәк булачак. Әзерләү: 7 стакан суга 14 стакан шикәр салып сироп әзерләргә. Сироп 20 минут кайный, аңа 22 стакан карлыган салып, тагын 20 минут буе талгын утта кайнатырга. Аннан соң 16 стакан шикәр комын салып сүндерәбез. Ара-тирә болгатып, шикәрне эретеп бетерәбез. Банкаларга тутырабыз. Бик тәмле желе-кайнатма килеп чыга! Тәмле булсын!” – ди Динә ханым.
    1 комментарий
    23 класса
    Чын мәхәббәт барлыгын күпләр аңламый инде ул. Мин яраткан кешем белән ул өч бала атасы булганда таныштым. Минен да гаиләм, бер балам бар иде. Кунакта очрашып таныштык. Шул вакыттан бер-беребездән күзләрне ала алмадык. Ул вакытта кесә телефоннары юк иде. Эш телефоннары аша сөйләшеп, бәхеттән очып йөрер идек. Ике ел очраштык. Әмма алай кыен иде. Бер кичтә икебез дә берәр чемодан кием белән өйдән чыгып киттек. Миңа иң кыены баламны калдыру булды. Ярый, үскәч, үзе яраткач, аңлар, дидем. Аңламады. Шунысы гына үкенеч. Зур шәһәргә барып урнаштык. 20 елдан артык икәү генә яшибез. Ике якның туганнары да безне аңламады. Хәзер зур дәваханә кирәк булса, килеп бездә яталар. Туган җиребезгә генә кайтканыбыз юк. Чөнки беренче иремнең әнисе мине бик каргады. Тик каргышы үзенең башына төшкәндер, улы яшьли вафат булды. Шулай да мин аның әнисенә рәхмәтлемен, баламны үстерде. Шулай, әгәр чын күңелдән яратсаң - берни эшләп булмый...
    18 комментариев
    10 классов
    Шәп егетләр - Фазлыевлар😍 Ә сездә уллармы, кызлармы яисә икеседәме?)
    5 комментариев
    34 класса
    Шакировлардан яңа анекдот)
    4 комментария
    28 классов
    Ничек сезгә дуэт?
    2 комментария
    15 классов
Фильтр
  • Класс
  • Класс
Фото
Фото
  • Класс
Показать ещё